Сәнгать мәктәбендә күптән көтеп алынган Яңа ел бәйрәме узды

2022 елның 30 декабре, җомга
Мәктәпнең актлар залы театрга әверелде, аның сәхнәсендә театр сәнгате бүлеге укучылары чын тамаша куйдылар. Балалар үзләренең актерлык сәләтләрен тулысынча күрсәттеләр. Бәйрәм җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнең төп тылсымчылары Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм кәефе тудырып кына калмадылар, балаларга тырышлыклары өчен татлы бүләкләр тапшырдылар. Менә шулай күңелле һәм тату итеп безнең мәктәп Яңа ел бәйрәм итте. Алда яңа ел каникуллары һәм иң гаҗәп көннәр. Балаларга, ата-аналарга, укытучыларга һәм искиткеч бәйрәм оештыручыларга, күңелле Яңа ел кәефе өчен бик зур рәхмәт!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International