Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагы ялгыз әби-бабайлар өчен «Яңа ел могҗизасы".

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан, без сезнең белән якыннарыбыз һәм дусларыбыз өчен бүләкләр эзләү белән мәшгуль булганда, безнең «Мизгел» яшьләр үзәге каршындагы эшлэп килуче «Игелек уят» отряды волонтерлары үз куллары белән котлау открыткалары ясыйлар һәм котларга беркеме дә булмаган әби-бабайларга татлы бүләкләр җыялар.

Бу акциянең иганәчесе районыбызның хәйриячесе һәм безнең волонтерыбызнын әтисе Шаймурзин Фаит Фоат улы булды. Без аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International