Камал театрында ХХII «Идел-йорт» төбәкара конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Татарстаннан Гран-прига Мөслим халык театры лаек булды (режиссеры - Синара Җәббарова, музыкаль бизәлеш өчен җаваплы - Илшат Галиев, хореограф - Индира Тимкина). Кәрим Тинчуринның«Зәңгәр шәл» спектакле белән театрыбыз җиңү яулау, бүләккә 800 мең сумлык сертификат алды.
«Быел конкурста йөзләп коллектив һәм 2 меңнән артык кеше катнашты. Финалга чыгучылар спектакльләрен Ленин исемендәге мәдәният сараенда тамашачыга тәкъдим итте. Сайлап алуның йомгаклау турына чыккан 12 спектакльдән 6 җинүче - лауреат һәм Гран-при ияләре билгеләнде. Спектакльне барлыгы 4800дән артык кеше карады. Сайлап алу турлары «Татар-информ»ның ютуб каналында туры трансляцияләнде», - диде Таткультресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова.
«Бу җиңү безнең өчен зур горурлык. Мөслим районы гореф-гадәтләрне саклый торган районнарның берсе. Театр, чыннан да, татарларны берләштерә. Мөслим халык театры төрле җирләрдә гострольләрдә булды. Бу бик зур бәя. Традицияләрне алга таба да үстерербез дип сүз бирәм», - диде Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин.
50гә якын райондашыбыз катнашкан әлеге спектакль Мөслим районының визит карточкасына әверелде. Театр Мөслим, Оренбург, Сарман, Тукай, Минзәлә, Казан тамашачысына тәкъдим ителде. Һәр җирдә тамашачы тарафыннан югары бәядәмә алды. Бу бик лаеклы җиңү. Котлыйбыз!