Мөслим муниципаль район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.
Альберт Хуҗин узган атналарга күзәтү ясады. Районга күптән көтелгән компьютерлы тамограф, яңа флюрограф кайту хәбәрен җиткерде. Яңа ел алды бәйрәмнәренең матур гына башланып китүен билгеләп үтте. Яңа елга изге теләкләрен җиткерде.
Бүләкләнүчеләр:
Рәшит Кирамов – 60 яшь тулу уңаеннан район Башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде;
Мөгаллимә Сайделова – 60 яшь тулу уңаеннан район Башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
Язилә Магаллимова, Диләрә Шакирова – Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Чыгыш ясаучылар:
1. Яңа елга әзерлек һәм Яңа ел чаралары буенча - Марина Бадретдинова;
2. Район эчке эшләр бүлегенең Яңа ел бәйрәмнәре вакытындагы эшчәнлеге буенча - Марат Дәүләтшин;
3. Гадәттән тыш хәлләр бүлегенең Яңа ел бәйрәмнәре вакытындагы эшчәнлеге буенча - Николай Шипков;
4. 2022 нче ел нәтиҗәләре буенча - Альберт Хуҗин.
Актуаль мәсәләләр:
• Яңа ел чараларын оешкан төстә үткәрү;
• Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге, авыр гаиләләрне игътибарда тоту;
• Янгын куркынычсызлыгына игътибар бирү;
• Күпфатирлы йортлар ихатасындагы машиналарны стоянкаларга куюны тәэмин итү;
• Кар чистартуны вакытында башкару;
• Урамнарда һәм трассаларда бозлавык булдырмау.