Район үзәк шифаханәсенә компьютер томографы кайтты.

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Район үзәк шифаханәсенә компьютер томографы кайтты.

18 миллион сумлык әлеге җиһаз “Сәламәтлек саклау” илкүләм милли проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында сатып алынды.

Томограф урнашасы бүлмә таләпләргә туры китереп капиталь ремонт кичерде. Төзекләндерүгә зур финанс ярдәм күрсәткәннәре өчен,
Рафаэль Сөләйманович йөзендә «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятенә һәм Айдар Фоатович йөзендә «Август-агро» идарәче компаниясенә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

КТ 2023 елның февраль башыннан эшли башлар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International