«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты»нда белем һәм тәрбия алучы балалар өчен истәлекле көн булды. Биредә Яңа Ел бәйрәме зурлап узды.
Интернатның якын дусты Рамил Әхтәмов алар өчен махсус кунаклар чакырып, онытылмас чара оештырды.
Бәйрәмне мәктәп директоры Илшат Хабибуллин ачып җибәрде. Район башлыгы Альберт Робертович балаларны һәм барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткереп, интернатка өстәл аэрохоккейы уены бүләк итте. 10 елдан артык мәктәпкә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган Рамил Саматовичка, олы йөрәкле булуы өчен, ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Иганәчебезгә "Ел хәйриячесе 2021” республика конкурсы җинүчесе Дипломын тапшырды.
Әкият, мультфильм геройлары, Кыш Бабай белән Кар Кызы балалар белән җырлап, биеп күңел ачтылар.
Иганәчебез алып килгән балалар һәм хезмәткәрләр өчен бүләк, күчтәнәчләр күплегеннән күзләр камаша, чыршы да күренми иде диярлек.
Рамил Әхтәмов, “Һәр бала бәхетле булырга хаклы. Әгәр мин аны бәхетле итүгә үз өлешемне кертә алам икән, димәк минем яшәү мәгънәм бар. Биргәннән мал кимеми, һәм мин янымда шуңа инанып яшәүче дусларым булуы белән горурланам. Без шушы балаларның тормышын яхшырта алуыбызга шатмын.”
Эшләгән игелекләре өчен Рамил Әхтәмов, Әлмәт сәүдә техникумы, “Чулпан” иминият компаиясе, ТН ПО АТП, “Татнефть АЗС центр” ҖЧҖнең Әлмәт филиалына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Үз игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын!