Сегодня, 20 декабря 2022 года в КРК «Корстон» г.Казани состоялась Республиканская конференция «Команда Татарстана в Движении».

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген, 2022 елның 20 декабрендә Казан шәһәренең «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татарстан командасы хәрәкәттә» республика конференциясе узды.

 Программада стратегик сессия каралган иде, аның кысаларында Татарстанда әлеге хәрәкәтне үстерү буенча ведомствоара хезмәттәшлек механизмнары турында фикер алышынды. Конференциядә 200дән артык катнашучы арасында «Мизгел» яшьләр үзәге директоры Фатихова З. А. һәм белгечләр Заһидуллина Э. Ф., Хазбулатова Г. В катнаштылар.

"Мизгел" яшьләр үзәге директоры Фатихова Зөлфия Азат кызы, 2022 елның җәйге каникул чорында яшьләр сәясәте учреждениеләрендә яшүсмерләр белән эшне иң яхшы оештыруда республика конкурсында җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International