Мөслим балалар сәнгать мәктәбенә милли музыка уен кораллары кайтты

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе
Агымдагы уку елында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең матди-техник базасы шактый тулыланды. «Культура» милли проекты кысаларында мәктәпкә музыкаль инструментлар, укыту-методик әсбаплар, теоретик класс өчен җиһазлар кайтты. Шушы көннәрдә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мәктәп янә милли музыка уен кораллары белән тулыланды. Халык уен кораллары бүлеге өчен гөслә, балалайка, домра, курай кебек 10 данә корал кайтартылды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбе коллективы ТР Мәдәният министрлыгына мөмкинлекләре өчен зур рәхмәтен белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International