Сафин Наил Мирхафизан улы истәлегенә багышланган мини-футбол буенча III еллык турнир узды.
2022 елның 19 декабре, дүшәмбе
18 декабрьдә Сарман районы "Айтуган" универсаль спорт залында Сафин Наил Мирхафизан улы истәлегенә багышланган мини-футбол буенча III еллык турнир булды. Турнирга якын туганнары тормыш иптәше Регина Ганиевна, улы Шамил Наил улы һәм абыйсы Камил Мирхафизан улы чакырылган иде.Әлеге турнирда Мөслимнең "Юность" командасы да уңышлы чыгыш ясады.