«Алишевский камертон» Республика вокаль һәм инструменталь сәнгать конкурсы

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе
Күптән түгел «Алишевский камертон» Республика вокаль һәм инструменталь сәнгать конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Анда Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары катнашты. Укытучы Алеся Латыйпова сыйныфында тәрбияләнүчеләр түбәндәге призлы урыннарга лаек булдылар: Әмин Гәрәев-1 дәрәҗә лауреат, Камилә Габидуллина - 2 дәрәҗә лауреат, Язилә Мөхәммәтҗанова-3 дәрәҗә лауреат. Балаларга бүләк дипломнары тапшырылды, укытучылары исә югары профессиональлек өчен грамотага лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International