Мөслим муниципаль районы Советының IV чакырылыш XXIII сессиясе узды.

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе
Мөслим муниципаль районы Советының IV чакырылыш XXIII сессиясе узды.

Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1) 2021 елның 14 нче декабрендә кабул ителгән 70 номерлы «Мөслим муниципаль районының 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына бюджеты турында» гы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2) 2023 елда һәм 2024, 2025 еллар план чорына Мөслим муниципаль районы бюджетын раслау.

3) 2022 елның 30 нчы августында кабул ителгән «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советы депутаты статусы турындагы Нигезләмә» гә үзгәрешләр кертү.

4) Мөслим муниципаль районында җәмәгать тыңлауларын, җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.

5) Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының административ комиссиясен төзү турында.

6) Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының 2021 елның 14 декабрендә кабул ителгән 71 номерлы «Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап органы рәисе, Мөслим муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт командировкаларына бәйле чыгымнарны каплау тәртибе һәм күләме турында» гы карарына үзгәрешләр керту хакында.

7) Муниципаль хезмәткәрләргә, сайланулы вазыйфаи затларга, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм түләүнең күләме һәм тәртибе турындагы нигезләмәне раслау.

8) Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының 2009 елның 28 апрелендә кабул ителгән 217 номерлы «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, депутатларның хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында» гы карарына үзгәрешләр кертү.

9) Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Мәллә-Тамак авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында.

10) Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Мәллә-Тамак авыл җирлегенең генераль планын раслау хакында.

11) 2023 елга Мөслим муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз планын (программасын) раслау.

Барлык карарлар да Мөслим муниципаль районы Советы депутатлары тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International