5 декабрьдә Мөслим гимназиясе базасында БДИга әзерлек мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышы булды.

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрьдә Мөслим гимназиясе базасында БДИга әзерлек мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Чарада район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп администрациясе вәкилләре катнашты. БДИ муниципаль координаторы Галимова Л.И. катнашучыларны БДИ үткәрү кагыйдәләре белән таныштырды. Мөслим урта мәктәбе һәм Мөслим гимназиясе психологлары «Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек. Стресска ничек каршы торырга» дигән исем астында чыгыш ясадылар. Мөслим гимназиясен тәмамлаган Баянов Шамил, хәзерге вакытта Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының беренче курс студенты белән онлайн-әңгәмә оештырылды. Шамил имтиханнарга әзерлек тәҗрибәсе һәм 100 баллга БДИ тапшыру серләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International