Батырлык сәгате "Батырларның даны мәңгелек!"

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрнең дәвамы һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганы турында хәтерне саклау ысулы булып тора. Бу көнне, Метрәй авылы китапханәсендә 7 -9нчы сыйныф укучылары өчен, бу данлы датага багышланган "Батырларның даны мәңгелек!" исемле батырлык сәгате үтте. Укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халыкның батырлыгы турында сөйләнде, батырлык һәм намус темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар Мөслим районында туган геройларның исемнәрен зур горурлык белән искә алдылар. Аларның батырлыгы үлемсез һәм хәтер мәңгелек! Без бу көнне каһарман ата-бабаларыбызны гына түгел, бүгенге көндә яшәүче геройларны да хөрмәтлибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International