9-10 декабрьдә Минзәлә шәһәрендә ТР кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында "Юбилейный" спорт мәктәбе призына йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 11 командасыннан 400дән артык спортчы катнашты.
50м дистанциядә баттерфляй Ахкиямова Риана 1нче урынны алды (тренер Миңнегалиев М.)
50 м га баттерфляй ысулы белән йѳзү Ситдыйков Ринас 2нче урынны алды, 50м га аркада йөзүдә 3нче урынны алды (тренер Хәбибуллин Ф.)