Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» бөтенроссия фестиваль-конкурсы

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

11 декабрьдә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучылары Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнаштылар.

«Халык җыры» номинациясендә

I дәрәҗә лауреаты -Хәйруллина Диләрә (укытучысы Гөлназ Йосыпова);

II дәрәҗә лауреатлары - Бухарова Әминә, Бохарова Алия (укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова);

III дәрәҗә лауреатлары - Гәрәева Айсылу (укытучысы Гөлназ Йосыпова), Шәйгарданова Айсина (укытучысы Айгөл Шәйгарданова), Хантимерова Зөләйха һәм Шириева Райлә (укытучысы Гүзәл Галиева).

«Академик җырлау» номинациясендә

II дәрәҗә лауреаты - Идиятуллина Сабина (укытучысы Гөлназ Йосыпова);

III дәрәҗә лауреаты - Сибаева Лиана (укытучысы Айгөл Шәйгарданова).

«Эстрада җыры» номинациясендә

I дәрәҗә лауреатлары - Солтанова Айназ (укытучысы Гүзәл Галиева), Шаехов Юныс (укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова);

II дәрәҗәлауреатлары - Әхмәтов Айгиз (укытучысы Айгөл Шәйгарданова), Илназ Мурзаханов (укытучыс Гөлназ Йосыпова).

Барыгызны да зур җиңүләрегез белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International