Мөслим хакимияте тарафыннан бүген өченче тапкыр Казанга мобилизацияләнгәннәр янына якыннарын алып бару оештырылды.
З.Басырова исемендәге Мөслим мәдәният йорты үзешчәннәре «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә мобилизацияле татарстанлылар өчен концерт куйды. Сугышчан рухны күтәрергә килгән мөслимлеләрне биредә бик җылы каршы алдылар. Район башлыгы Альберт Хуҗин батыр ир-егетләрне сәламләп изге теләкләрен җиткерде, һәммәсенең Ватаныбызның чын герое, горурлыгы булуын билгеләп үтте.
«Казан Экспо» һәм Танк училищесында хәрби өйрәнүләр узучы райондашларыбыз белән район җитәкчелеге, якыннары очрашты. Ир-егетләребезгә шәхси эшмәкәр Рузалия Габдрахмановадан күчтәнәчләр тапшырылды. Шулай ук батырларыбыз мөрәҗәгате белән алынган, хәрби максатларда куллану өчен квадрокоптер бирелде