10 декабрь көнне советлар союзы герое Петр Алексеевич Днепров истәлегенә волейбол турниры узды.

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

10 декабрь көнне Рус Шуган мәктәбенең спорт залында ир-атлар командалары арасында советлар союзы герое Петр Алексеевич Днепров истәлегенә волейбол турниры узды.

Ярыш 30 ел дәвамында үткәрелеп килә. Узган турнирда барлыгы 8 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1. Илтранс командасы;

2. Илтранс-2 командасы;

3. СОК Юность командасы;

Иң яхшы уенчылар дип Давлетшин Денис, Миннулин Раиль, Хайретдинов Ильфат танылды. Җиңүчеләр кубок, медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International