Россиядә Ватан Геройлары көне

2022 елның 9 декабре, җомга

Ел саен, 9 декабрьдә, Россиядә үз Ватаннарының чын патриотлары булган кешеләрне хөрмәтлиләр.

Бүген Мөслим мемориаль комплексында әлеге истәлекле көн уңаеннан митинг узды.

«Герой исеменә лаек булган кеше безнең өчен кыюлык, намус һәм фидакарьлек үрнәге булып тора. Һәр тарих артында – батырлык, – дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Хуҗин – Без Ватан Геройларын белергә һәм хөрмәтләргә тиешбез. Алар йөрәкләребездә яшәгәндә үлмәячәк. Мөслимлеләр Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Чечняда батырларча сугышканнар һәм бъгенге көндә Украинада Ватаныбызны яклауларын дәвам итәләр. Без алар белән горурланабыз, һәрберсе безнең өчен Герой.»

Митинг вакытында үлгән геройларны искә алу традицион минутлык тынлык белән үтте. Ватан сакчыларына тирән хөрмәт йөзеннән тантанада катнашучылар Кызыл канәфер чәчәкләрен Мәңгелек утка һәм мемориалларга куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International