Түбән Табын интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе
Инвалидлар декадасы ункөнлеге кысаларында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Түбән Табын интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар үткәрделәр. 4-7 сыйныф укучылары Илшат Ибраһимов белән бергә пластилиннан чыршы уенчыклары ясадылар, ә 8-9 сыйныф укучылары Гөлназ Талипова ярдәмендә 2023 ел символы белән календарьләр ясадылар. Дәресләр бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International