Бүген, 7 декабрьдә, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре волонтерлар өчен " Кайда? Кайчан? Нәрсә?" "Коррупциягә каршы бергә" темасына интеллектуаль уен оештырдылар. Чарада район башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча ярдәмчесе Бәдретдинов Наил Әхтәмович катнашты. Ул балаларга коррупциягә каршы көрәшнең бөтен дөньяда алып барылуы, нәшер ителгән законнар, "түгәрәк өстәлләр", "кайнар линияләр" җәмгыятебезне бу "чирдән"дәвалауда ярдәм итәчәге турында сөйләде. Ә уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Разумники» командасы, 2 урынны «Мегамозг» командасы, 3 урынны «Жимешлер» командасы яулды. Барлык балаларны да кызыклы һәм мавыктыргыч уен белән котлыйбыз!
Йомгак ясап шуны әйтик ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла икәнен бугенге чарадан укучыларыбыз аңлагандыр дигән теләктә калабыз!