6 нчы декабрь көнне "Мизгел" ЯҮ белгечләре "Игелек уят" отряды волонтерлары Шаймурзина Фаиза һәм Галеева Алина белән берлектә, Мөслим гимназиясенең 6 класс сыйныфы укучыларына "Мин- Волонтер" дип исемләнгән класс сәгате үткәрделәр. Алар балаларга районда волонтерлык, «Мизгел» яшьләр үзәге каршында эшләп килүче «Игелек уят» ирекле отряды һәм әлеге эшчәнлек юнәлешләре, районда тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр. Презентация күрсәтелде, балаларга активистларны бүләкләү чаралары турында аңлаттылды. Безнең сафларга кушылырга теләүчеләр арта барыр дип өметләнәбез!