Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.

Альберт Хуҗин узган атналарда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, киләсе атналарга билгеләнгән бурычларга тукталып үтте. Бөтенрәсәй “Каз өмәсе” фестивален уздыруда, Инвалидлар декадасы кысаларында үткән Хәйрия марафонында катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Каз өмәсе" фестивален оештыруда зур өлеш керткән райондашларыбызны бүләкләп узды.

Яңа вазыйфаларга билгеләнүчеләр:
Рафаэль Шарифуллин – район башлыгы киңәшчесе,
Ильназ Ахмадуллин – административ комиссия специалисты итеп билгеләнде.

Чыгыш ясаучылар:
1. Бөтенроссия каз өмәсе буенча - Марина Бадретдинова;
2. Юлларның кышкы торышы һәм кышкы юлларга тәлапләр буенча - Ирек Салихҗанов;
3. Яңа елга әзерлек буенча - Ренат Гарипов.

Актуаль мәсәләләр:
• Инвалидлар декадасы кысаларында чараларны дәвам итү;
• Сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм күрсәтү;
• Ремонт һәм төзекләндерү эшләрен котрольдә тоту;
• Юлларны, тротуарларны чистартып тору, бозлавык булдырмау;
• 11 декабрь көнне Казанга мобилизацияләнгән ир-егетләребез янына якыннарының баруын оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International