«Без бергә» дип исемләнгән хәйрия марафоны

2022 елның 2 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә «Без бергә» дип исемләнгән хәйрия марафоны узады. Марафон 9.00 сәгатьтә башланып китте.

Сәламәтлекләре, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма еш кына алар җилкәсенә материаль чаралар таләп итүче авырлыклар төшә. Шөкер, ярдәм итәргә әзер булганнар да аз түгел. Андыйлар белән инвалидлар ункөнлегенә багышланган хәйрия марафонында очраштык. Иң мөһиме, анда катнашучылар тормыш сынавына дучар ителгәннәрнең сәламәтлекләрен, яшәү рәвешләрен җиңеләйтүгә битараф түгелләр. Игелекләре өчен, аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, үз изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын!

Марафонда катнаша алмаганнар районның социаль яклау бүлегенә декабрь ае дәвамында мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International