2022 елның 26 ноябрендә Минзәлә районында 2007 елда һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ачык районара турнир узды.

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 26 ноябрендә Минзәлә районында 2007 елда һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ачык районара турнир узды. Мөслим, Сарман, Актаныш, Тукай һәм Минзәлә районнарыннан барлыгы 10 авырлык категориясендә 99 көрәшче катнашты.

Мөслим командасы спортчылары түбәндәге урыннарны алдылар:

Егетләр 45 кг Ногманов Фәрхәд-3 урын,

Мортазин Ислам-3 урын, 45 кг

Шакиров Данил -2 урын,

Абдуллин Эмиль-3 урын.

48 килограммнан артык авырлыкта

Юнысова Мәликә - 3 урын.

Гомумкоманда зачетында беренче урынны Минзәлә, икенче урынны - Мөслим, өченче урынны Сарман районнары яулады.

Тренерлар: Фазлиев Илшат, Шәймөхәммәтов Альберт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International