25 ноябрь көнне Мөслим районында ll нче Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестивале башланды.
Халкыбызның матур йолаларының берсе – «Каз өмәсе». Милләтебезнең гореф-гадәтләрен яңарту, яшь буынга таныту таныту максатыннан бүген Мөслимгә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән кунаклар җыелды.
Татарстанда иң күп казлар Мөслим районында асрала. Әби-бабаларыбыз Каз өмәләрен ничек уздырган булсалар, районыбызда шулай бүгенге көндә дә дәвам ителә. Иске Вәрәш авылында 92 яше белән баручы хезмәт ветераны Рәйсә ханым Хәсәншина йортында кунаклар милли йоланы күз аллый алдылар. Милли киемнәрдән ханымнар
җыелып, җырлый-җырлый каз йолкыды, ишегалдында ир-атлар татар халкының җыр-моңнарын яңгыратты. Соңыннан кызлар казларны көянтәләргә элеп чишмәгә төште. Казларны юу үзе бер бәйрәмгә әверелде. Чишмә мәйданында уеннар уйналды.
Район мәдәният йортында милли бизәкләр, милли ашлардан күргәзмә эшләде. Биредәге каз каурыйларыннан ясалган эшләнмәләрнең матурлыгына сокланып туймаслык булды.
Район мәдәният йортында исә "Каз өмәсе" фестивале бәйгесенә
йомгак ясалды. Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. Шул кадәр югары дәрәҗәдә оештырылган фестиваль өчен Мөслим халкына соклануын, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Зал белән бергәлектә әниләр турында җырлар җырлап, барлык әниләрне якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады.
Бүген "Каз өмәсе" ярминкәсе, концерт, мастер-класслар узачак.
Тарихи яктан әһәмиятле фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы белән Мөслим районы хакимияте берлектә уздырды.