Мөслим районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнү буенча тикшерү узды.

2022 елның 25 ноябре, җомга

Мөслим районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнү буенча тикшерү узды.
Ике көн дәвамында эшче төркем райондагы хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге вәзгыятьне өйрәнде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Мөслим районы башлыгы урынбасары Альберт Хуҗин, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге башлыгы Марат Дәүләтшин, эшче төркем әгъзалары, район оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында йомгаклау киңәшмәсе булды.
ТР Юстиция министрлыгы, ТР Эчке эшләр министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, ТР Яшьләр эшләре буенча Министрлык, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР Мәдәният министрлыгыннан 12 әгъза катнашучыларны эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар, үз киңәшләрен бирделәр. 
Соңыннан тр юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов йомгак ясады.
Анализ күрсәткәнчә, районда критик күрсәткечләр юк. Узган еллар һәм быелгы статистика буенча динамика тотрыклы. Җитди сораулар юк, ләкин шул ук вакытта хокук бозуларны киметү өчен күрсәтмәләр дә кирәк.
Мөхәррәм Мансур улы Мөслим районы үсә һәм үсә, район үзәген төзекләндерүгә хәтта зур шәһәрләр дә көнләшә ала, дип билгеләп үтте. Район халкы бик Мәдәни, дустанә, тыныч менталитет. Җаваплы учреждениеләрнең эше җайга салынган. Бу районда җинаятьчелекнең түбән булуына ярдәм итә. Район яхшы бәя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International