Бөтенрәссәй "Каз өмәсе» фестивале старт алды!

2022 елның 25 ноябре, җомга

 2022 елның 25-26 ноябрендә Мөслим районында Бөтенрәссәй «Каз өмәсе» фестивале уза. Фестиваль кысаларында беренче көнне программа буенча Иске Вәрәш авылында традицион каз йолку йоласы, уеннар һәм биюләр белән каз юу өчен чишмәгә бару оештырылган. «Мизгел» яшьләр үзәге белгече Гамирова Эльмира Рәфис кызы шулай ук фестивальне оештыруда актив катнашты, Бөтенрәссәй «Каз өмәсе» конкурсында катнашты, анда үзенең видеоролигын тәкъдим итте. Ә бүген, кызы Айсылу белән ул шулай ук Иске Вәрәш авылында «Каз өмәсе» бәйрәмендә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International