Мобизилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм чаралары.
Мөслим муниципаль районы тарафыннан кабул ителгән Карар нигезендә, мобилизацияләнгән ир-егетләребезнең гаиләләренә түбәндәге ярдәм чаралары каралган:
- балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү;
-район мәктәпләрендә 1-11 сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү (тулырак мәгълүмат – мәгариф идарәсендә 8 (85556)2-43-35);
- район спорт объектларына бушлай бару;
- түләүсез юридик һәм психологик ярдәм;
- гаиләне үзара салым түләүдән азат итү.
Сорауларыгыз буенча түбәндәге телефон номеры буенча шалтырата аласыз: 8 (85556)2-54-81.