Форум барышында кешеләрнең волонтер эшендә кыенлыклар, эмоциональ интеллект барлыкка килү мотивациясе турында фикер алыштылар. Биредә катнашучылар волонтерлык эшчәнлеген анализладылар, ирекле ярдәм күрсәтү өлкәсендәге мөмкинлекләр белән таныштылар!
Бу матур форумда иң тырыш волонтерлар рәтеннән: Шаймурзина Фаиза, Галиева Алина катнаштылар.Якты атмосферада узнан бу форум кызларга бик ошады. Алдагы форумнарда да катнашырга теләкләрен белдерделәр.
"Мизгел" яшьләр үзәге белгече Гамирова Эльмира волонтерлар белән бер дулкында булып, аларның исәнлеген саклап, күңелле ял итү мөмкинлеге булдырды.
Волонтерларга бу форумда катнашуда транспорт чыгымнары ягыннан ярдәм иткән Шаймурзин Фаиткә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
Бу матур көннәре өчен һәркемгә рәхмәт!