Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе 2022 елда.

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе 2022 елда.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп гражданнарны кабул итүе дәвам итә. 2022 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., д. 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.

Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль берәмлекләрендә кабул итү җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташтыру мөмкинлеге булачак. Гражданнарны бергәләп кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International