Туганнарның мобилизацияләнгән мөслимлеләр белән очрашуы оештырылды.

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрь көнне ялга кайткан мобилизацияләнгән ир-егетләр, бүгенге көндә Казанда хәрби өйрәнүләр үтүче райондашларыбыз янына якыннары бару оештырылды.

Район апараты җитәкчесе Ренат Гарипов белән яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчсе Илшат Яббаров батырларыбызга алар сораган өстәмә җиһазланыш тапшырды. 629 300 сумга 47 комплект тактик разгрузка, перчатка, рация – болар барсы да райондашларыбыз ярдәмендә алынды.

“Ярдәм янәшә-Помощь рядом” Республика хәрәкәтенә кушылып, ир-егетләребезнең соравына битараф калмый ярдәм кулы сузган һәр кешегә, эшмәкәргә мобилизацияләнгәннәр һәм үз исемебездән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Берә һәм бердәм булганда без көчле һәм бик күпкә сәлатле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International