Мөслим муниципаль район башлыгы катнашындагы атналык киңәшмә узды.

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Мөслим муниципаль район башлыгы катнашындагы атналык киңәшмә узды.

Альберт Хуҗин узган атналарда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, киләсе атналарга билгеләнгән бурычларга тукталып үтте. Өлешчә мобилизация, ярдәм чаралары буенча чыгыш ясады. Мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Күп еллар намуслы хезмәте өчен Мәдинә Зырина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Яңа вазыйфаларга билгеләнүчеләр:

Лилия Николаева – СберБанкның Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе;

Алия Шаймарданова – Мөслим районы Почта бүлеге җитәкчесе.

Чыгышлар:

  1. Урман хуҗалыгының Мөслим бүлекчәсе эшчәнлеге буенча - Рәфил Асылгараев;
  2.   Сәнгать мәктәбенең эшчәнлеге буенча - Айгөл Фаттахова;
  3.   Инвалидлар декадасына әзерлек буенча - Марина Бадретдинова.

 Актуаль мәсәләләр:

  • Үзара салым җыю буенча авылларда сходлар дәвам итү;
  • Сходлар вакытында кергән тәкъдимнәр буенча эш планы булдыру;
  • Җылылык системасына контроль, юлларны, тротуарларны чистартып тору, бозлавык булдырмау.
  • Тәртип бозуларны профилактикалау тикшерүенә әзерлек;
  • Контроль-хисап палатасы тикшерүе дәвам итә;
  • Көзге чакырылышка игьтибар;
  • Бөтен Рәсәй “Каз өмәсенә” әзерлек (25-26 ноябрь).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International