2022 елның 18-19 ноябрендә Минзәлә шәһәрендә "Минзәлә АТПсы"призына йөзү буенча республика ярышлары узды.

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

18-19. 11. 22 Минзәлә шәһәрендә "Минзәлә АТПсы"призына йөзү буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасының һәм Марий Эл Республикасының 22 командасыннан 620 спортчы катнашты. Безнең район командасын 4 катнашучы тәкъдим итте. Әлеге ярышларның бурычы разрядларны үтәү һәм катнашучыларның дистанцияләрдә шәхси вакытларын яхшырту иде. Багауова Ләйлә 2 нче спорт разряды нормативын үтәде. Хәзерге вакытта команда Лениногорскида узачак ярышларда катнашырга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International