Мөслимдә "Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен" билгеләп үттеләр.

2022 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Мөслим районында яңа объектларны ачу тантанасы узды. Чарада Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов һәм башка кунаклар катнашты.

Шулай ук районда "Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне" үтте. Бәйрәм кунакларын үзебездә җитештерелгән продукция күргәзмәсе көтә иде.

Альберт Хуҗин районның авыл хуҗалыгы казанышлары турында белән чыгыш ясады:

“Быел бөртекле культуралар буенча тулай җыем 200 мең 800 тонна тәшкил итте. Бу безнең район тарихында рекордлы уңыш. Бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча безнең район республикада 4 нче урынны алды. Әлеге күрсәткечкә ирешү тармакта яңа технологияләр куллану, технологик срокларда барлык агро-чараларны үтәү хисабына ирешелде. Бу бик зур җиңү, һәм аңа ирешү өчен безнең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен-төнен эшләделәр.”

Шулай ук район башлыгы яңа ачык объектларга да тукталды.

"Фаиза" авыл хуҗалыгы кооперативы безнең районда яшәүчеләрдән һәм фермерлардан сөт җыя. Бүгенге көндә халыкка бер литр сөт өчен 29 сум түләнә. Кооператив сөтенең сатып алу бәясе ел дәвамында республикада иң югарылардан санала. 2022 елда "Фаиза" кооперативы тәүлегенә 100 тонна сөт эшкәртелә торган сыр җитештерү заводын эшләтеп җибәрде. Бу җыелган сөтне тулысынча эшкәртергә мөмкинлек бирә һәм сөт эшкәртү заводларында сезонлы бәя үзгәрүенә бәйлелекне бетерә. Инвестицияләр күләме якынча 140 млн сум тәшкил итә, шуның 70 млн сумы – дәүләт ярдәме. Бүген без бу объектны тантаналы рәвештә ачтык һәм Фаит Фоат улына эшендә уңышлар һәм куелган максатларга ирешүләрен телибез.

Без шулай ук кошчылыкта заманча технологияләр кертүче фермерлар белән горурланабыз. Алмаз Шангараев җитәкләгән «Заря» кулланучылар кооперативы стандарт булмаган фикерләү һәм коммерцияле жилканың ачык мисалы булып тора. Кооператив илдә җитештерелгән прогтивогриппоз вакцинасын җитештерү өчен яралгылар белән тәэмин итә. Яңа корпуслар һәм инкубатор төзелешенә 300 млн. сум күләмендәге инвестицияләр хисабына, киләсе елдан Россиядә гриппка каршы вакцинаның 75 проценты "Заря" кооперативында җитештерелгән эмбрионнар ярдәмендә әзерләнәчәк. Бу проектны тормышка ашыруга авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 58 миллион сум дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән. Бүген дә без бу объектны ачу тантанасын уздырдык. Алга таба да җитештерелә торган продукция күләмен арттырып, нәтиҗәле эшләвебезне телибез!"- диде ул үз чыгышында.

Рашат Шәймәрданов үз бизнесын ышанычлы үстерүче эшмәкәрләр белән соклануын белдерде. Алар социаль йөкләнешне үз өстенә ала һәм дәүләтнең авыл территорияләрен үстерү буенча реаль партнерларына әверелә. Ә дәүләт авылда эшләргә әзер фермерларга ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк.

Концерт номерлары белән бергә авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләделәр. Тантана ахырында барлык чакырылучыларга күчтәнәчле тартмалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International