18 ноябрьдә Мөслим универсаль спорт залында Хатын-кызлар командалары арасында "Ачыш" кубогына волейбол турниры узды.
Турнирда барлыгы 4 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1.Сарман
2. СОК Юность
3. Факел
4. Администрация
Иң яхшы уенчылар дип Хәметҗанова Камилла, Касимова Сания, Чернова Розалина танылды. Җиңүчеләр кубок, медальләр һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.