5 ноябрь көнне Мөслимнең «Киләчәк» паркы станында «Минем гаилә» муниципаль конкурсының йомгаклау туры - «Гурман» фестивале үзды.
«Минем гаилә» конкурсы - үз гаиләсе белән горурлык тәрбияләүгә, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен формалаштыруга, бергәләп иҗади эшчәнлеккә омтылуга юнәлдерелгән, балаларның һәм өлкәннәрнең үзара аңлашуына, үзара ярдәм итүгә, үзләре һәм команда әгъзалары өчен җаваплылыкка, әхлакый мөнәсәбәтләрне ныгытуга, аралашу культурасын күтәрүгә этәрә.
“Минем гаилә” муниципаль конкурсы - яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәтелгән грантлар акчасына “Мизгел” яшьләр үзәге тормышка ашырды.
Конкурсыбыз 5 этаптан торды, шуның соңгы финал өлеше -“Гурман” фестивале булды.
Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. "Гурман" фестивалендә районыбызның күркәм гаиләләре аш-су әзерләү осталыгы буенча көч сынашты.
Фестивальнең җиңүчесе дип- Метрәй авылыннан Шәйгардановлар гаиләсе табылды. Алар Мизгел яшьләр үзәгенең дипломы һәм 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
" Иң актив гаилә" номинациясендә Мөслимнән Салиховлар, "Иң ихлас гаилә" номинациясендә Октябрь авылыннан Вәлиевлар гаиләсе бүләкләнде.
Конкурста катнашкан Хантимеровлар һәм Насифулиннар гаиләләре дә мактау хаты, истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.