«Минем гаиләм» исеме астында муниципаль конкурс

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе
«Мизгел» яшьләр үзәгенең грант проекты кысаларында беренче тапкыр «Минем гаиләм» исеме астында муниципаль конкурс оештырылды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укытучысы Айгөл Шәйгарданова гаиләсе белән әлеге бәйгенең барлык этапларны да үтеп, гаиләләренең күпкырлы талант ияләре икәнен исбатлап, «Иҗади гаилә» номинациясендә һәм конкурсның нәтиҗәләре буенча да төп җиңүче дип- табылдылар. Алар 30 мең сумлык сертификат, күчмә кубок белән бүләкләнделәр. Хезмәттәшебезнең гаиләсен чын күңелебездән тәбрикләп алдагы конкурс-фестивальләрдә дә уңышлар теләп калабыз!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International