Хөрмәтле Мөслимлеләр!
2022 елның 11-27 ноябрендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Комитеты ярдәме белән Бөтенроссия экологик диктанты (алга таба – Экодиктант) узачак.
Экодиктант-ел саен үткәрелә торган проект, ул халыкның төрле катламнары арасында экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик хокук бозуларны һәм экологик куркынычсызлыкның төп өлешен кисәтү чарасы буларак экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Экодиктант тест форматында узачак һәм биремнәр катлаулылыкның 4 категориясе буенча дифференциацияләнгән:
- 12 яшькә кадәрге балалар,
- 12 яшьтән 18 яшькә кадәр яшүсмерләр,
- экологик өлкәдә профильле белем яки тәҗрибәсе булмаган олылар,
- профильле белеме яки экологик тәҗрибәсе булган олылар.
Узган ел республикадан 50 578 кеше катнашкан, шул исәптән 1 дәрәҗә 4 691 җиңүче. Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә җиңүчеләр саны һәм экодикант уздыруның оффлайн-мәйданчыклары саны буенча 1нче урынны алды.
Сезгә Экодиктант үткәрүне хуплап проектта катнашырга тәкъдим итәбез.
Тулырак мәгълүмат белән порталда танышырга мөмкин https://экодиктант.рус/.