XlX - "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасының уеннары узды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

4 ноябрьдан алып 6 ноябрьга тикле волейбол буенча Зәй шәһәрендә барган  XlX -  "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасының  уеннары узды. 🏐🏐🏐🏐Бу ярышта безнең Мөслим данын яклап "Ильтарнс егетләре командасы катнашты. Өч көн барган уеннарда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 16 команда катнашты. Ярыш бик киеренке барды. Уеннарның ярым финал өлешендә үзара көч сынашу иң көчле командалар арасында барды.
 Уенның нәтиҗәләре буенча 
16 команда арасында, Шамил Мадъяров җитәкчелегендә  Мөслимннән "Илтранс" командасы егетләре 5 урында. Алда волейболчыларны финал уеннары көтә. Финал уеннары Буа шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International