Рус Шуган авылында үзара салым хисабына күпер ремонтланды, чыгымнар күләме - 1 млн сумнан артык.

2022 елның 4 ноябре, җомга

Рус Шуган авылында үзара салым хисабына күпер ремонтланды, чыгымнар күләме - 1 млн сумнан артык.

Рус Шуган, Татар Смыловкасы, Рус Смыловкасы, Островка авылларын берләштергән Шуган авыл җирлегенең үзенчәлеге: өч авыл Ык елгасының – бер ягында, Рус Шуган икенче ягына урнашкан. Рус Шуганнан Татар Смыловкасы авылына Мөслим аша барганда 48 километр юл узарга кирәк, күпер аша - 6 километр.

Күпер моннан 7 ел элек яраксызга әйләнгән. Ремонт гаять зур чыгымнар таләп иткәнлектән бу чара кичектерелә килгән. Җыенда авыл халкы бертавыштан җирлеккә караган авылларны тоташтыручы күперне ремонтлауны сораган. Күперне яңартуны бу елда башкарып чыгу карары кабул ителә.

«Җәй дәвамында «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» оешмасы күперне төзекләндерү, яңарту өстендә эш алып барды. Бик зур күләмле эшләр башкарылды. Зур гына мәйданны агач тамырларыннан чистарттык. Күпергә керә торган урыннар тигезләнеп, гравий түшәлде. Яр кырыйлары зур ташлар, плитәләр белән ныгытылды. Авылдан күпергә кадәр юлны грейдер тигезләде. Күпер ремонты өчен чыгымнар 1 миллион сумнан артты, – ди Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.  – Күпер ачылуын халык бик нык көтте. Рус Шуган авылының алма бакчасы аръякка утыртылган. Тауларында – җиләклек, болын-урманнарында гөмбә, төрле җимеш агачлары үсә. Бик күпләрнең пай җирләре дә шунда урнашкан. Иң мөһиме – күрше авылларда яшәүче туганнарга, дусларга бару, булышу мөмкинлеге туды. Күпер булгач, аралашу мөмкинлеге артты. Башкарган хезмәтебез файда китерә!»

Бүген биредә «Күпер ачылу» уңаеннан бәйрәм узды. Кунакчыл Шуган җирлеге сөенечен райондашлары белән уртаклашты. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, район хакимияте әһелләре, авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты.

Альберт Хуҗин райондашларын бәйрәм белән котлап, әлеге күпернең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

«Күперне реконструкцияләү авыл халкына күп файда китерәчәк. Зур һәм бик кирәкле эш башкарылды.  Шунысы игътибарга лаек, күпер ачу Халыклар бердәмлеге көненә туры килде. Күпер шулай ук берләшү символы. Җирлекләрдә барлыкка килгән зур мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итүче республика җитәкчелегенә һәм проектны тормышка ашыруда бердәм катнашкан шуганлыларга рәхмәтемне белдерәм", - дип ассызыклады район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International