“Рәсәйдә болганчык вакытлар” исеме астында мәгълүмат сәгате

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

31 октябрь һәм 1 ноябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, лицейның мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар өчен “Рәсәйдә болганчык вакытлар” исеме астында мәгълүмат сәгате үтте. Укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең кием-салымы, көнкүреше турында мәгълүмат алдылар. Балалар алган белемнәрен кулланып, иҗади биремнәр эшләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International