Мобилизацияләнгән мөслимлеләрнең туганнары белән очрашуы оештырылды.

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Мобилизацияләнгән мөслимлеләрнең туганнары белән очрашуы оештырылды.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин кушуы буенча кичә резервистларның гаиләләренең Казанга  мобилизацияләнгән туганнары белән очрашуга килүләре өчен автобус бүлеп бирелде.
52 кеше "Казан Экспога" барып кайтты.

Райондашларыбыз белән күрешүгә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов та барды. Алар ир-егетләргә авылдашларыннан күчтәнәчләр тапшырды.

Очрашу мизгелләре бик дулкынландыргыч узды.
Батырларыбызга исән-имин туган якларына  җиңү белән әйләнеп кайтуны теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International