26 нчы октябрь көнне "Театр яктылыкка илтә" дип исемләнгән мәктәп укучылары театр коллективларының район бәйгесе старт алды. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Ф.Сафинның “Бишек” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр (җитәкчеләре – Р.Д.Шамсова, Г.Ш.Хәкимова). 27 нче октябрь көнне исә Мөслим лицее базасында әлеге бәйгенең чираттагы этабы узды. Мөслим гимназиясе укучылары А.Алишның “Койрыклар” әкиятен күрсәттеләр (җитәкчесе – Л.Ф.Фәхертдинова). Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Ф.Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр (җитәкчеләре – Г.М.Даутова, Г.Ф.Гайнетдинова). Лицей укучылары Т.Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек?” әсәрен сәхнәләштерделәр (җитәкчеләре – Э.Д.Ситдыйкова, Г.Р.Вагыйзова).