Бүген, 2022 елның 27 октябрендә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында, 2022 елның Экологик сезонына йомгак ясау буенча «Чиста булачак» республика фестивале үткәрелә.
Чара кысаларында 2022 елда экологик хәрәкәт активистлары тормышка ашырган проектларга йомгак ясала, шулай ук хәрәкәтнең актив катнашучыларын бүләкләү тантанасы да көтә. Фестивальдә безнең районнан шулай ук «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Мөслим гимназиясе» укучылары вәкилләре дә бар. Барлык активистларыбызга ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә Гамирова Эльмира Рәфис кызы «Чиста булачак»хәрәкәтеннән бүләкләр белән бүләкләнде.
Яшьләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә бу юнәлештә уңышлар телибез!