Бүген гуманитар ярдәм җибәрдек.

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанга «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом» фонды базасына мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрдек! Аннан йөкне Лисичанскига һәм фронтка җибәрәчәкләр.

Районыбыз халкы тарафыннан беренче ихтыяҗ булган әйберләр — шешәле су, азык-төлек, кием-салым, медикаментлар һәм башкалар җыелды.

Барлык авыл җирлекләре дә ярдәм җыюда актив катнаштылар. Бу акция тагын бер кат безнең бердәм булуыбызны күрсәтте. Бу ярдәм өчен барыгызга да рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International