Район башлыгы мобилизацияләнүчеләр белән очрашты

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Район башлыгы Альберт Хуҗин мобилизацияләнгән райондашларыбыз янына Казанга барды.

Бүген Альберт Хуҗин мобилизацияләнгәннәр җыелу пунктында мөслимлеләр белән очрашты.  Ир-егетләребез белән аралашты, аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты. Хәрби чакырылган һәр гаилә кирәкле ярдәмне күрсәтү өчен аерым контрольгә алынуын искәртеп узды.

Алар кичә мобилизацияләнделәр, кием-салым һәм кирәкле кирәк-яраклар бирелде.  Барсы да матди ярдәм алдылар һәм рәхмәт белдерделәр.

Очрашу җылы һәм ышанычлы шартларда узды. Аларның рухы сугышчан, Җиңүнең безнең артта калуына ышаналар. 

Ә без барыбыз да аларны өйдә, исән-сау көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International