«Музыка, хәзерге заман һәм яңа техноуклад» фәнни-белем бирү форумы

2022 елның 25 октябре, сишәмбе
22 октябрь көнне Әлмәт музыка көллияте залында «Музыка, хәзерге заман һәм яңа техноуклад» фәнни-белем бирү форумы узды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Филүзә Шәрипова, Розалия Хәбибуллина, Рунар Шәяхмәтов, Алеся Латыйпова, Айгөл Шәйгарданова, Рәисә Харисова форумда катнаштылар. Форумның йомгаклау аккорды булып Казан дәүләт консерваториясе доценты Антон Сергеевич Попов студентларының концерты торды. Форумда катнашучыларның барысы да сертификатлар алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International