22 октябрьдә Мөслим муниципаль районы спорт мәктәбенең йөзү буенча җыелма командасы 14 спортчы исәбендә Әлмәт шәһәренең "Алтын көз" ачык беренчелеге кысаларында йөзү буенча ярышларда катнашты. Ярышларда республиканың 22 командасыннан 410 спортчы көч сынашты.
🏆
2015 елгы малайлар категориясендә Ринас Ситдиков - 1 урын,
Зиннуров Илмар-3 урынны яулады.
Илмар Зиннуров 50 метрга аркада йөзү буенча 3 урынны алды.
Калган спортчылар дистанцияләрдә шәхси вакытларын яхшырттылар, разрядларга тапшырдылар.