Мөслим сәнгать мәктәбенә “Күбәләк” балалар бакчасы нәниләре килде

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе
24 октябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбенә “Күбәләк” балалар бакчасы нәниләре килде. Әлеге экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре белән алып барылучы хезмәттәшлек кысаларында оештырылды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева нәни кунакларны мәктәптә эшләп килүче бүлекләр эшчәнлеге белән таныштырды, төрле уен кораллары турында мәгълүмат җиткерде, уку класслары, конференц һәм актлар заллары буенча йөртте. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның кайберләре үзләрен мәктәп сәхнәсендә сынап та карадылар. Гомумән, очрашу балаларга бары уңай тәэсирләр бүләк итте. “Күбәләк” балалар бачасы тәрбиячеләре мәктәп коллективына рәхмәтен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International