17 октябрьдә Мөслим авылының Яңарыш микрорайонында яшәүчеләр өчен яңа асфальт юлны ачу тантанасы чын бәйрәм булды.
Район башлыгы Альберт Хуҗинның ТР Президентына мөрәҗәгатеннән соң, Рөстәм Миңнеханов уңай карар кабул итте. Шуның нәтиҗәсендә Беренче, Икенче, Өченче Яңарыш микрорайоны урамнарын һәм Икенче урау юлны асфальтлау буенча зур эшләр башкарылды. Ремонт эшләре бюджеты 80 млн сум тәшкил итте.
Ачылу тантанасында Мөслим районы Башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан Республикасы буенча Россия Хезмәт министрлыгының медик-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, «Автострой» ҖЧҖ вәкилләре һәм Мөслим халкы катнашты.
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре кунакларны матур музыка һәм иҗаты белән сөендерде.
Мөслим районы халкын сәламләп, Альберт Хуҗин әлеге урамнарда яшәүчеләр өчен генә түгел, бөтен авыл өчен дә юл ачуның мөһимлеген билгеләп үтте: «Мөслим авылы урамнарын төзекләндерә башлауга нигез салынды. Хәзер алга гына!»
Ул ТР Президентына, республика җитәкчелегенә, «Автострой» ҖЧҖ директорына, юл төзелешендә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерде. Чара кысаларында юл төзелешендә уңышка ирешкән юлчыларга тырыш хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Моңа «Автострой» ҖЧҖ компаниясе эшен җитештерүче Алексей Суровцев, «Мост» ҖЧҖ субподрядчы оешмасы хезмәткәрләре - баш инженер Рөстәм Шәяхмәтов, автогрейдер машинисты Рәмис Хафизов лаек булды.
Район кураторы Ригель Низамов билгеләп үткәнчә, юлларны төзекләндерү - район үсешендә тагын бер зур адым.
«Агромастер» компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов микрорайонда яшәүчеләрдән республика җитәкчелегенә һәм Мөслим районы башлыгына күптән көтелгән асфальт юл өчен зур рәхмәт белдерде. Әйләнеч урамда гимназия, сәнгать мәктәбе һәм мәчет булуы белән дә бу юл бик мөһим. Авыл халкын әлеге кыйммәтне сакларга өндәде. Яшь буынга туган ягында, төзек, гөрләп үскән районыбызда калырга һәм үсәргә теләде.
Яңа юлда хәрәкәтне юл автотранспорты колоннасы һәм ТР Президенты бүләк иткән автобус ачты.
Хәзер авыл халкы тиз, куркынычсыз һәм уңайлы итеп билгеләнгән пунктка барып җитә алачак. Хәерле юллар!